Мәхәббәтләре һәм тугрылыклары өчен
8 июль - Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көне. Шушы уңайдан Олы Саурыш авылында гомер итүче, 60 ел бер сукмактан атлаган парлар Зилә һәм Хәлим Мөхәммәтгалиевларга “Мәхәббәт һәм тугрылык өчен” медале, Мактау грамотасы, күкрәк билгеләре һәм истәлек бүләкләре тапшырылды.
Бүләкләрне ияләренә әлеге күркәм дата белән ихлас котлап, муниципаль район башлыгы Нәҗип Хаҗипов, муниципаль район башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Динар Гыйниятуллин, район ЗАГС бүлеге җитәкчесе Әнисә Тимерханова һәм Олы Мишә авыл җирлеге башлыгы Фиргать Җамалетдинов тапшырды.
Икесе дә Олы Саурыш авылында туып-үскән, шунда канат чыгарган Зилә апа да, Хәлим абый да читкә китү турында уйлап та карамаганнар, гомерләрен туган авылларында яшәп, туган хуҗалыкларында хезмәт итеп үткәргәннәр. Зилә апа гомер буе фермада сыерлар сауса, дуңгызлар караса, Хәлим абый тракторда эшләгән, соңрак бригадирлык иткән. Хезмәт иткән дәвердә икесе дә намуслы һәм фидакарь хезмәтләре өчен күп тапкырлар республикабызның Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының, район хакимиятенең Мактау грамоталары һәм Рәхмәт хатлары белән бүләкләнгәннәр. Дус-тату гаиләдә ике ул, бер кыз тәрбияләп үстергәннәр. Шунысы сөенечле, балалары - өчесе дә исән-саулар, күптән инде башлы-күзлеләр. Бүген Зилә апа белән Хәлим абыйның сигез оныгы, алты оныкчыгы бар.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев