Мәсьәлә кискенләшмәсен өчен
6 июль көнне муниципаль район Советының зур утырышлар залында таьилы вирустан саклану чараларына багышланган киңәшмә булып үтте.
Муниципаль район башлгы Нәҗип Хаҗипов җитәкчелегендә узган чарага оешма-предприятие җитәкчеләре, эшмәкәр җитәкчеләр чакырулы иде.
- Куркыныч авырудан саклануның бердәнбер юлы - вакцина ясату. Үзебезнең, якыннарыбызның сәламәтлеге турында чын-чынлап кайгыртабыз икән, бу гамәлне һәркайсыбыз аңлы рәвештә кичекмәстән башкарырга тиешбез. Бу эштә үзегез шәхси үрнәк күрсәтеп, башкаларны өндәргә, аларның үзаңын үстерүгә ярдәм итәргә тиешсез. Укып, ишетеп һәм күреп беләсездер, илдә әлеге афәтнең өченче дулкыны башланды. Илдә, республикада авыручыларның, әлеге инфекциядән үлүчеләрнең саны көннән-көн артып бара. Бу күренеш безнең район өчен дә искәрмә түгел. Аеруча Алан авыл җирлегендә яшәүчеләр күп авырыйлар, - дип белдерде район башлыгы, мәсьәләнең районда ни дәрәҗәдә кискенләшә баруына басым ясап.
Бу уңайдан илдә, төбәкләрдә билгеле бер чикләүләр дә кертелде инде. Иртәме-соңмы, киләчәктә алар тагын да катгыйланыр кебек. Бу бигрәк хезмәт күрсәтү өлкәсендә эшләүче эшмәкәрләргә тискәре йогынты ясаячак. Шуңа күрә дә киңшмәдә район башлыгы тарафыннан “Роспотребнадзор” куйган таләпләрне үтәгәндә генә киләчәктә эшчәнлекне дәвам итеп булачагы ассызыкланды. Киңәшмәдә әйтелгәнчә, райондагы эшмәкәрлек субъектларының күпчелек хезмәткәрләре вакцина ясатмаган әле. “Бу үзең утырган ботакка балта чабу белән бер. Саклану чаралары күрелмәгән очракта сезне эшләтмәячәкләр, фәкать шул гына”, - ди белдерде бу уңайдан район башлыгы Нәҗип Хаҗипов.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев