Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Главные новости

Игенчеләр алдында торган изге бурыч

Соңгы вакытта аяз көннәр игенчеләргә җиң сызганып эшләргә мөмкинлек бирә. Уңыш көтелгәннән кимрәк булса да, булганын түкми-чәчми җыеп алырга кирәк. Бу игенчеләр алдында торган изге бурыч.

Һәр игенче механизатор шундый уйда бүген. Хуҗалыкларда әлегедәй гамь белән эшләүчеләргә таяналар. Алдагы ункөнлектә түбәндәге булдыклы механизаторлар урак батырлары булып танылдылар.
Сугуда
1 урында - Фәрит Шәяхмәт улы улы Вәлиев - "Сөт иле - Теләче" агрофирмасыннан
2 урында - Ренат Рәфәгать улы Гатауллин - җаваплылыгы чикләнгән "Алан" ширкәтеннән
3 урында - Ринат Әнвәр улы Гарипов - җаваплылыгы чикләнгән "Алан" ширкәтеннән.
Уруда
1 урында - Рафаэль Галимҗан улы Нигъмәтҗанов - җаваплылыгы чикләнгән "Тукаш" ширкәтеннән.
2 урында - Әмир Ибраһим улы Әскаров - җаваплылыгы чикләнгән "Алан" ширкәтеннән
3 урында - Хәмит Вакыйф улы Кәримуллин - җаваплылыгы чикләнгән "Игенче" ширкәтеннән.
Биш көнлек хезмәт күрсәткечләре буенча алдынгы урынга чыккан җаваплылыгы чикләнгән "Тукаш" ширкәте комбайнчысы Рафаэль Галимҗан улы Нигъмәтҗановка Теләче муниципаль район башлыгының Рәхмәт хаты тапшырылды.
Мәгълүматлар район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсеннән 5 август көнне алынды.
Соңгы өч көндә алдынгылар сафына чыккан механизаторлар исемлеге
Сугуда
1 урында - Ренат Рәфәгать улы Гатауллин - җаваплылыгы чикләнгән "Алан" ширкәтеннән
2 урында - Фәрит Әхмәтҗан улы Шаһиев - җаваплылыгы чикләнгән "Игенче" ширкәтеннән
3 урында - Ринат Әнвәр улы Гарипов - җаваплылыгы чикләнгән "Алан" ширкәтеннән
Уруда
1 урында - Хәмит Вакыйф улы Кәримуллин - җаваплылыгы чикләнгән "Игенче" ширкәтеннән
2 урында - Рафаэль Галимҗан улы Нигъмәтҗанов - җаваплылыгы чикләнгән "Тукаш" ширкәтеннән
Өч көнлек хезмәт күрсәткечләре буенча лидерлар сафында барган җаваплылыгы чикләнгән "Игенче" ширкәте комбайнчысы Хәмит Вакыйф улы Кәримуллинга Теләче муниципаль район башлыгының Рәхмәт хаты тапшырылды.
Мәгълүматлар район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсеннән 11 август көнне алынды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев