Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Главные новости

Вакцинация үтмәсәң, эшкә кертмиләр?

Бу көннәрдә Россиядә иң күп телгә алына торган сүз, мөгаен, вакцинациядер. Халыкның 60 %ына прививка ясату кирәк, диләр.

Димәк, оешмадагы эшчеләрнең кайберләре медицина күрсәткече яки башка сәбәп белән вакцинациядән баш тарта ала. “Ясатмыйм” диючене читтән торып эшләүгә яки Роспотребнадзор бу таләпне бетергәнче түләнми торган ялга җибәрергә мөмкин.

Эш бирүче аны вакытлыча эштән дә читләштерә ала. Бу чорда хезмәт хакы түләнми һәм ул хезмәт стажына кертелми, сәбәпсез эшкә килмәү дип бәяләнергә мөмкин. Әгәр эшче коронавирус белән авырып, антитәнчекләре бар икән, ул вакцина ясатмыйча эшли ала.

28 июньнән Мәскәүдә кафе-рестораннарга прививка кадаткан яки антитәнчекләре булганнар гына керә ала. Яисә коронавирус белән авырмавыңны ПЦР-тест белән дәлилләргә кирәк (срогы 3 көн). Россиянең тагын 18 төбәгендә мәҗбүри вакцинация кертелде.  

Татарстанда әлегә мәҗбүриләү юк, әмма Роспотребнадзорның ТР буенча идарәсе җитәкчесе Марина Патяшина республикада эпидемиологик хәл начарланган очракта, шундый чара күрәсе булачагын белдерде. Аның сүзләренчә, хәзерге вакытта Татарстанда коронавирус буенча хәл тотрыклы, ләкин катлаулы. Идарәдә хәбәр итүләренчә, Татарстанда 502 мең кеше прививка кадаткан. 

Чыганак

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев