Чаллы янындагы утраулардан бер ир-атны коткарганнар
1243
0
Чаллы янындагы утраулардан бер ир-атны коткарганнар. Бу хакта “Татар-информ” агентлыгына Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр.
9 июньдә төнге сәгать икеләр тирәсендә бердәм 112 экстрен хезмәте номерына ярдәм сораган ир-ат хәбәре алынган.Зыян күрүче Чаллы шәһәр пляжына каршы утрауларга ишкәкле көймәдә йөзеп керүен хәбәр иткән. Аннан көчле җил аркасында дулкыннар биек булганга киредән кайта алмавын әйткән. Ир-атны коткарырга җирле янгын-сүндерү часте һәм 6нчы зона коткару отряды оператив төркеме "Бомбардир” көймәсендә чыккан.
Җирән-кызыл төстәге жилет кигән ир-атны утрауда шәһәр пляжыннан ике чакрымлап еракта табып, ярга алып чыкканннар. Медицина ярдәмен ир-ат кирәксенмәгән.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Оставляйте реакции
Мы работаем над улучшением нашего сервиса
Расскажите друзьям
- ВКонтакте
- РћРТвЂВВВВВВВВнокласснРСвЂВВВВВВВВРєРСвЂВВВВВВВВ
- Telegram
Нет комментариев