Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Новости со всего света

Илсөя Бәдретдинова: "Туган көнемне якыннарым белән үткәрдем"

Татар эстрадасының үзенчәлекле җырчысы Илсөя Бәдретдинова Казанда өч бүлмәле фатир алган. Әмма ниндидер имеш-мимешләр буенча, аңа бу фатирны беркем дә бүләк итмәгән. Илсөя аны ипотекага алган, өстәвенә фатирга акча кертү өчен ел ярым элек кенә алган Chevrolet Orlando машинасын да саткан. - Гомере буе машина йөртү турында хыялланып үскән кыз...

Татар эстрадасының үзенчәлекле җырчысы Илсөя Бәдретдинова Казанда өч бүлмәле фатир алган. Әмма ниндидер имеш-мимешләр буенча, аңа бу фатирны беркем дә бүләк итмәгән. Илсөя аны ипотекага алган, өстәвенә фатирга акча кертү өчен ел ярым элек кенә алган Chevrolet Orlando машинасын да саткан.

- Гомере буе машина йөртү турында хыялланып үскән кыз өчен машинаны сату бик авыр булды. Елый-елый аерылдым, ләкин фатир, машинага караганда, мөһимрәк. Анда улым Нариман белән икәү яшибез. Фатирны улым укый торган гимназия яныннан алдым. Хәзер Нариманга - 12 яшь, иҗади сәләте нык сизелә, шигырьләр яза, рәсем ясый, режиссура белән кызыксына. Улым - Ходайның иң зур бүләге. Аллаһы Тәгалә исәнлек-саулыктан аермасын, - дип сөйләде Intertat.ru хәбәрчесенә Илсөя Бәдретдинова.


4 февральдә Илсөянең гомер бәйрәме булды, аңа 35 яшь тулды! "Моңа кадәр туган көнемне үткәргәнем булмады, гел концертлар чорына туры килә иде. Быел бик матур урында якын кешеләрем белән билгеләп үттем. Зур-зур шарларга, искиткеч тортка, бүләкләргә нәни баладай сөендем, бәйрәмнән бик канәгать калдым", диде җырчы.

Эльвира Шакирова

Интертат

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X