Интернет аша машина сатып алырга уйлаган Чаллы кешесе 440 мең сум акчасыннан колак каккан
1267
0
Интернет аша машина сатып алырга уйлаган Чаллы кешесе 440 мең сум акчасыннан колак каккан, дип хәбәр итә Татарстан Республикасы буенча Эчке эшләр министрлыгы матбугат хезмәте. 29 яшьлек ир-ат полициягә мөрәҗәгать итеп, интернет-сайтларның берсендә автомобиль сатылуы турында бер игъланга юлыгуын әйтә. Сатучы белән элемтәгә кереп, ул әлеге машинаны сатып алырга теләге...
Интернет аша машина сатып алырга уйлаган Чаллы кешесе 440 мең сум акчасыннан колак каккан, дип хәбәр итә Татарстан Республикасы буенча Эчке эшләр министрлыгы матбугат хезмәте.
29 яшьлек ир-ат полициягә мөрәҗәгать итеп, интернет-сайтларның берсендә автомобиль сатылуы турында бер игъланга юлыгуын әйтә. Сатучы белән элемтәгә кереп, ул әлеге машинаны сатып алырга теләге барлыгын белдерә. Килешү шартлары буенча, ул аның банк счетына 440 мең сум акча күчерә. Шуннан соң аферист элемтәгә чыгудан туктый.
Әлеге факт буенча РФ Җинаять кодексының 159 нчы маддәсе («Мошенниклык») нигезендә җинаять эше кузгатыла. Аферистларның абонент номерлары Тула өлкәсендә теркәлүе ачыклана.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Оставляйте реакции
Мы работаем над улучшением нашего сервиса
Расскажите друзьям
- ВКонтакте
- РћРТвЂВВВВВВВВнокласснРСвЂВВВВВВВВРєРСвЂВВВВВВВВ
- Telegram
Нет комментариев