Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Новости со всего света

Казанда дзюдо буенча Европа чемпионаты төгәлләнде - Россия җыелмасы ничәнче урында?

Казанда кичә дзюдо буенча Европа чемпионаты төгәлләнде. Турнирга команда ярышлары нокта куйды. Казандагы чемпионатта 16 комплект медаль үз хуҗасын тапты. Медальләр саны буенча гомумкоманда беренчелегендә Россия спортчылары өченче урынга күтәрелә алды - 6 (1+2+3) медаль. Франция дзюдочыларына тиңнәр булмады - 8 (5-1-2). Икенчедә Грузия спортчылары - 8 (3-3-2). Чемпионатның соңгы...

Казанда кичә дзюдо буенча Европа чемпионаты төгәлләнде. Турнирга команда ярышлары нокта куйды.

Казандагы чемпионатта 16 комплект медаль үз хуҗасын тапты. Медальләр саны буенча гомумкоманда беренчелегендә Россия спортчылары өченче урынга күтәрелә алды - 6 (1+2+3) медаль. Франция дзюдочыларына тиңнәр булмады - 8 (5-1-2). Икенчедә Грузия спортчылары - 8 (3-3-2).

Чемпионатның соңгы көнендә Россиянең хатын-кызлар һәм ир-атлар командасы да көмеш медаль яулый алды. Ир-атлар финалда Грузия командасына оттырса (2:3), хатын-кызлар Польша җыелмасыннан өстен чыга алмады - 2:3.

Шулай итеп, Россия җыелма командасына "алтын"ны - Хәсән Халмурзаев (81 кг), ике "көмеш"не - команда ярышларында хатын-кызлар һәм ир-атлар, өч "бронза"ны - Арсен Галстян (66 кг), Юлия Рыжова (52 кг) һәм Екатерина Валькова (63 кг) китерде.

Интертат

Фото: judort.org

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев