Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Новости со всего света

Татарстанда бер ир-ат газаплы үлемгә дучар булган

Актаныш районында балыкчы, көймәсе әйләнеп, балык ятьмәсенә чорналsg батып үлә. Бу хакта "Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстандагы Баш идарәсе матбугат хезмәте җиткерә. Бүген иртән, 112 бердәм ашыгыч ярдәм чакыру номерына Картово авылы янындагы Карманчик буасының ярындан ерак түгел өлешендә бер кеше гәүдәсе табылуы турында хәбәр килеп ирешә. Вакыйга урынына...

Актаныш районында балыкчы, көймәсе әйләнеп, балык ятьмәсенә чорналsg батып үлә. Бу хакта "Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстандагы Баш идарәсе матбугат хезмәте җиткерә.

Бүген иртән, 112 бердәм ашыгыч ярдәм чакыру номерына Картово авылы янындагы Карманчик буасының ярындан ерак түгел өлешендә бер кеше гәүдәсе табылуы турында хәбәр килеп ирешә.



Вакыйга урынына килгән коткаручылар судан Картово авылында яшәгән 35 яшьлек ирнең гәүдәсен чыгарып, Актаныш районы үзәк хастаханәсе хезмәткәрләренә тапшырыла.
Беренчел мәгълүматлар буенча, алдагы көнне кичен ир-ат буада резин көймәдә балык тота. Ниндидер мизгелдә, көймә әйләнеп, ир ятьмәгә чорнала. Аннан чыга алмыйча, ул батып үлә.

Матбугат

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев