Татарстанда коткаручылар 5 яшьлек улы белән урманда адашкан хатын-кызны коткарган
Тукай районында коткаручылар 5 яшьлек ир бала белән Боровецкий урманында адашкан ике хатын-кызны коткарган. Бу хакта "Татар-информ"га Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтеннән хәбәр иттеләр. Кичә кич бердәм 112 номеры экстрен диспетчерлык хезмәтенә Боровецкий урманында ике хатын-кызның кечкенә бала белән адашуы турында хәбәр алынган. Чаллының...
Тукай районында коткаручылар 5 яшьлек ир бала белән Боровецкий урманында адашкан ике хатын-кызны коткарган. Бу хакта "Татар-информ"га Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтеннән хәбәр иттеләр. Кичә кич бердәм 112 номеры экстрен диспетчерлык хезмәтенә Боровецкий урманында ике хатын-кызның кечкенә бала белән адашуы турында хәбәр алынган.
Чаллының коткару-эзләү отряды коткаручылары оператив рәвештә хатын-кызларны һәм баланы эзләп табып, ашыгыч ярдәм һәм полиция хезмәткәрләренә тапшырган. Нәтиҗәдә, беркем дә зыян күрмәгән.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев