Яңалыклар
-
Юл һәлакәтләрен киметү максатыннан, машина йөртүчеләр арасында бәйге бара
Юл һәлакәтләрен киметү максатыннан, машина йөртүчеләр арасында бәйге бара. Бәйгедә катнашу өчен машина хуҗасының, ел буена юл кагыйдәләрен бозмыйча йөрүе, машинаның хуҗасы исеменә имминиятләштерелгән булуы һәм йөреп торуы (гаражда ятучы машина булмасын!) шарт.
-
Казанда МХО катнашучысының тол хатыны кредит шартнамәсен гамәлдән чыгаруга иреште
Казанда һәлак булган МХО катнашучысының хатыны суд аша 7 млн сумнан артык кредит килешүен гамәлдән чыгаруга ирешкән. Бу хакта Татарстан прокуратурасы хәбәр итә.
-
Казанда «Татарстан-Үзбәкстан» бизнес-форумы 200 компанияне җыйды
Казанда «Татарстан-Үзбәкстан» бизнес – форумы старт алды, анда 200 компания вәкилләре B2B-очрашулар уздырачак. Алар үзара файдалы элемтәләр таба һәм килешүләр төзи алачак, дип сөйләде журналистларга Татарстан Республикасы премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры Олег Коробченко.
-
Татарстанның яшь журналистлары 200 мең сумлык грант өчен көрәшә ала
Бүген, 3 августта, Татарстанда «Идел буе федераль округының Яшьләр медиасы» медиаконкурсында катнашуга гаризалар кабул итү башланды, ул 16 августка кадәр дәвам итәчәк. Бу хакта ТР Яшьләр министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итә.
-
Су хаталарны кичерми
23 июнь көнне Алабуга районында Нократ елгасында 48 яшьлек ир-ат суга бата. Узган ялларда республикада өч кеше батып үлде. 26 июльдә Казансу елгасыннан 60 яшьләр тирәсендәге ир-атның мәетен табып алалар. Гаврилов урамында яшәүчеләр аның кич белән яр буенда йөргәнен күргән. Ир - атның нинди шартларда су астына китүе билгеле түгел, яр буенда киемнәре генә калган. Актанышта да шуңа охшаш хәл була. Пучы авылы күлендә 51 яшьлек ир-ат бата. Аның үле гәүдәсен 3 метр тирәнлектән табып алалар. Иң аянычлы очрак - Минзәләдә килеп чыга. 25 июль көнне кичке дүртләр тирәсендә Татар Мошыгысы авылы янындагы елгада биш яшьлек кыз батып үлә. Ул да әти-әнисе белән коену өчен җиһазландырылмаган урында ял иткән, кабартылган боҗра белән йөзгәннәр. Күрәсең, йөзү җайланмасы кинәт капланып, бала су төбенә китә. Әтисе кызын эзләп суга чумып караса да, таба алмый. Водалазлар килгәч, сабыйның гәүдәсен ярдан 15 метр ераклыкта, 2 метр тирәнлектән табып алалар. Республикада ел башыннан сулыкларда 35 кешенең гомере өзелә Шуның өчесе - балалар. Фаҗигалар нигездә су керергә ярамаган урыннарда килеп чыга.
-
3 август - карбыз көне
Карбыз сайлаганда нәрсәләргә игътибар итәргә кирәк? Киңәшләр.
-
Теләче районының ике оешмасында эшләүче машина йөртүчеләр быелның беренче җиде аенда юл кагыйдәләрен еш бозганнар
Юл иминлеген тәэмин итү буенча Татарстан Республикасы дәүләт комиссиясе 2026 елның җиде аенда юл кагыйдәләрен иң күп бозган машина йөртүчеләр эшләгән оешмалар исемлеген игълан итте.
-
«Рубин » Савелий Ковтун белән 2028 елга кадәр контракт төзеде
Савелий Ковтун Казан «Рубин»ы белән 2028 елга кадәр профессиональ контракт имзалаган.
-
Фоат Шайдуллин истәлегенә көрәш турниры узачак
Орымширмә авылында РСФСРның спорт остасы Фоат Шайдуллин истәлегенә көрәш турниры узачак.
-
Юлда куркынычсызлык кагыйдәләрен онытмыйк
Алдагы мөрәҗәгәтебез шәхси затларга һәм оешмаларга караган трактор (яки авыр техника) хуҗаларына.
-
Татарстанга кабат яшенле яңгыр якынлаша
Татарстан Гидрометүзәге синоптиклары август башында республикада һава торышы нинди булачагы турында сөйләде.
-
Бер тәүлектә Татарстанда 5 янгын теркәлгән
1 августта Дәүләт янгынга каршы хезмәте хезмәткәрләре биш тапкыр янгын сүндерергә чыккан. Моннан тыш, янгын сүндерүчеләр ялган чакырулар буенча җиде тапкыр чакырылган.
-
1 августтан Татарстанда эшләүче пенсионерлар пенсияләренә өстәмә алачак
Татарстан Республикасы буенча Россия Социаль фонды бүлеге гариза кабул имичә генә төбәктә эшләүче халыкның иминият пенсияләренә кабат исәпләү үткәрә . Түләүләрнең максималь артуы 3 пенсия коэффициентын тәшкил итәчәк, бу аена 470,28 сумга туры килә.
-
Талпаннар сирәгрәк тешли башлаган
Республикада талпаннар активлыгы сезоны башыннан бирле табибларга 6792 кеше мөрәҗәгать иткән, бу узган ел 8926 очрак белән чагыштырганда 30 процентка кимрәк. Хәзерге вакытта вәзгыятьне «тыныч» дип атарга мөмкин, бу һава торышына, - дип сөйләде Роспотребнадзорның Татарстан буенча идарәсе җитәкчесе урынбасары, КДМАның эпидемиология һәм дезинфектология кафедрасының өлкән укытучысы Любовь Авдонина.
-
Райондашыбыз сөенече белән уртаклаша
- Инде туган җирдән еракка командировкага киткәнгә ике ай ярым булды. Әмма кайтыр вакыт җитәргә байтак вакыт, эшлисе эшләр тагын да күберәк. Сагындыры...