Яңалыклар
-
Мәгариф оешмаларын кабул итү буенча комиссия үз эшен башлап җибәрде
Мәгариф оешмаларын яңа 2026-2027 уку елына әзерләү максатыннан, мәгариф оешмаларын кабул итү буенча ведомствоара комиссиясе (аның Рәисе-Теләче муниципаль районы Башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Гыйниятуллин Динар Сәет улы) 4 август көнне үз эшен башлап җибәрде.
-
Яшел Үзәндә пилотсыз очу аппаратлары юк ителде
Бүген Яшел Үзән районында һава һөҗүменнән саклану көчләре тарафыннан пилотсыз очу аппаратлары (БПЛА) юк ителде.
-
Казанда «Яңа дулкын» фестивале өчен сәхнә монтажлый башладылар
Казанда «Яңа дулкын» халыкара музыка фестиваленә әзерлек башланды. «Ак Барс Арена» стадионы янындагы парковкада төп концерт залы өчен сәхнә җыя башладылар.
-
Казанда руль артында хатын-кыз утырган машина әйләнеп капланган
Җиңел машина руле артындагы хатын-кыз Казанда каты юл-транспорт һәлакәтенә эләгеп зыян күргән. «Татар-информ» га хәбәр итүләренчә, һәлакәт Җиңү проспектындагы 83 нче йорт янында булган.
-
Кырларда - техника шавы
Районыбыз кырларында тулы куәткә урып - җыю эшләре бара. Район авыл хуҗалыгы һәм азык төлек идарәсенннән 4 август иртәсенә алынган мәгълүматларга караганда, район буенча 4746 гектар мәйданда урып-җыю эшләре башкарылган.
-
Казанда коммуналь һәлакәт
Йорт эчендәге газүткәргечнең герметиксызлануы Казанда коммуналь һәлакәткә сәбәп булды. Бу хәл Ватутин урамындагы 1 нче күпфатирлы йортта теркәлгән. Ашыгыч хезмәтләр стояк буенча газ бирүне оператив рәвештә япкан, нәтиҗәдә газсыз вакытлыча өч фатир калган.
-
Татарстанда еллык гаилә түләвенә кем исәп тота ала
2026 елдан «Гаилә» милли проекты кысаларында дәүләт ярдәменең яңа чарасы — еллык гаилә түләве гамәлгә керде.
-
Туган якта очрашулар дәвамлы булсын!
Беренче август аланлылар күңеленә матур истәлек булып кереп калыр. Бу көнне Бакылтай ял зонасына авыл халкын «Туган якта очрашулар» дип исемләнгән кичә җыйды. Бәйрәмнең махсус кунагы - Айдар Фәтхетдинов. Ул Башкортстанның Тәтешле районы Аксәет авылыннан җиде йөз чакрым җирне үтеп, кичке бәйрәмдә катнашты, дистәдән артык җыры белән безне сөендерде.
-
Казандагы бер урамдагы хәрәкәт өч айга чикләнәчәк
Казанның Петр Витер урамында транспорт хәрәкәте вакытлыча чикләнәчәк. Эшчеләр биредә яңгыр канализациясе коллекторын торгызу белән шөгыльләнәчәк.
-
Борыч тизрәк өлгерсен өчен нәрсә эшләргә
Борыч август аенда тизрәк кызарып, куакта ук өлгерсен өчен, аны ниндидер «серле эликсир» белән түгел, ә өлгерү процессларын тизләтүче яки салкыннан саклаучы препаратлар белән эшкәртәләр.
-
Авыл җирлекләре биләмәләренә рейдлар дәвам итә
Административ комиссия әгъзалары, хокук бозу буенча беркетмә төзүче вәкилләр белән берлектә авыл җирлекләре биләмәләренә рейдларын дәвам итә.
-
Бәйрәмгә чакырабыз
Оештыручылардан мәгьлүмат
-
Казан «Яңа дулкын » фестивален уздыру мәйданчыгы булачак
Казан мэры Илсур Метшин Татарстан башкаласында августта узачак музыкаль вакыйга турында искә төшерде. Фестиваль кысаларында танылган артистлар чыгыш ясаячак, шул исәптән Игорь Крутой, Олег Газманов, Дима Билан, Филипп Киркоров, Люся Чеботина, Алсу, Игорь Саруханов.
-
Татарстан циррозга каршы көрәш буенча федераль программаның сынау төбәге булды
Бавыр трансплантациясе программасы башланганнан бирле инде 350 операция ясалган.
-
Татарстанда иткә бәяләр рекорд куя
Россия кошчылыгы кризис кичерә: рентабельлек 6-7% ка кадәр төшкән, бу тармакны исән калу чигенә куя. Тавык итенә бәяләр бик тиз үсә - дуңгыз ите бәясен куып җитә.