Теләче яңалыклары

"Теләче" газетасы - Теләче районы

18+
В республике

Казанда «Татарстан-Үзбәкстан» бизнес-форумы 200 компанияне җыйды

Казанда «Татарстан-Үзбәкстан» бизнес – форумы старт алды, анда 200 компания вәкилләре B2B-очрашулар уздырачак. Алар үзара файдалы элемтәләр таба һәм килешүләр төзи алачак, дип сөйләде журналистларга Татарстан Республикасы премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры Олег Коробченко.

"Бүген бездә Татарстан һәм Үзбәкстаннан 200ләп предприятие җыелды. Без үзебезнең керем күләмен һәм хезмәттәшлекне арттырырга тиеш. Бизнесменнар килгәч, алар B2B-очрашулар уздыра, бу бик нәтиҗәле һәм безнең илләр арасында экспорт-импорт үсешенә зур плюс бирә", - дип билгеләде ул.

Аның сүзләренчә, Татарстан белән Үзбәкстан арасында товар әйләнеше елдан-ел үсә бара һәм якынча 500 млн долларга җитә.

Чыганак:татаринформ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев