1 июль - Хәрби хәрәкәтләр ветераннары көне
Район яңалыклары

1 июль - Хәрби хәрәкәтләр ветераннары көне

Бүген, 1 июль көнне, Хәрби хәрәкәтләр ветераннары көне буларак билгеләп үтелә.

Бу Россия өчен көрәшкән, сугышларда һәм кораллы конфликтларда Ватанны саклау өчен үз бурычларын үтәүче барлык кешеләрне искә алу көне. Бу көн - үз иленнән читтә хәрби хезмәт бурычын үтәгән россиялеләргә тирән хөрмәт билгесе, үз тормышларын куркыныч астына куеп, тугандаш халыкларга үз дәүләтләренең иреген һәм бәйсезлеген сакларга ярдәм иткән кешеләр алдында баш ию символы. Без һәр исемне хәтерлибез һәм югалтулар ачысын уртаклашабыз, кайнар нокталарда һәм кораллы низаглар зоналарында хәрби бурычларын намус белән үтәгән ватандашларыбызның сугышчан батырлыгы алдында баш иябез. Солдатларга, сержантларга, офицерларга, кыюлык, батырлык һәм чын патриотизм күрсәтүчеләргә тирән хөрмәтебезне белдерәбез.

 

 


Нет комментариев