Шофер һөнәре үзләштереп ялгышмаган
Район яңалыклары

Шофер һөнәре үзләштереп ялгышмаган

Хезмәтләре белән генә түгел, холык-фигыльләре, кешеләргә булган мөнәсәбәтләре, һәр туасы иртәне матур уйлар белән каршылап, җирдә намус белән яшәүчеләр шактый. Ачы авылында яшәүче Дмитрий Варламов та шундыйлардан.

1990 елда Ачы авылында өченче бала булып дөньяга аваз салган Дима техника җене кагылган егет булып буй җитә. Шофер һөнәре үзләштереп бер дә ялгышмый. Тормышта үз урынын, үз юлын таба. Әтиләре  заманында “Ачы” колхозының алдынгы бригадиры була. Дмитрийның хезмәт юлын сайлавында гаилә тәрбиясенең дә йогынтысы бар. Әтиләре Павел  абый үз хезмәте белән гаиләгә үрнәк күрсәткән, җаваплылыкка һәм эш сөючәнлеккә өйрәткән. Дмитрий да әтисеннән алган бу сыйфатларны бүгенге хезмәтендә дәвам итә. Үз хезмәтен намус белән башкарып, аннан ямь-тәм табып яшәве Диманың  тормыш мәгънәсе дияргә кирәк.

Фотода Дмитрий улы Антон белән.

Диманың шофер булам дип үзалдына максат куйганына да инде ничә еллар вакыт узган. Әмма шул дәвер эчендә әлеге юнәлештән китүенә уфтану, йә булмаса зарлану хакында аның уйлап та караганы юк. Җырдагыча «Әй, шофер, рулең тот туры» дигән максат аны зур югарылыкка күтәреп, үз эшенең мактаулысы иткән. 2008 нче ел... “Уңыш” исемендәге колхоз... Хезмәт юлының башлангычы... Беренче чирканчык, тәүге уңыш һәм каршылыклар белән сугарылган үз максатына омтылыш хисләре 18  яшьлек Дмитрийны руль артында үзен ышанычлы тотарга мөмкинлек биргән дисәм бер дә ялгыш булмас. Биредә КамАЗ машинасында, тракторда, җәйге чорда комбайнда да хезмәт куя ул. Ун ел эшләгәннән соң “Алан” ширкәтенә эшкә күчә.  Эшсез бер минут та тора алмый диләр аны якыннан белүчеләр. Хезмәттәшләре аны хөрмәт итәләр, ул үзенең төгәллеге, кушылган эшне намус һәм вакытында башкаруы белән күпләргә үрнәк булып тора.

Киләчәктә дә тормыш юлы руль артында үтеләсе юллар кебек озын, сикәлтәсез булып, байлык-муллыкка кинәнеп яшәү насыйп булсын. Рульне нык тоткан килеш әле бик күп чакрымнар үтәргә язсын Сезгә, Дмитрий!


Нет комментариев