26 октябрь иртәсендә Казанның Оренбург трактында юл һәлакәтендә яшь кыз һәлак була.
Лаеш районында яшәүче 29 яшьлек хатын -кыз Lada Granta автомобиле белән идарә иткән. Трасса буйлап хәрәкәт иткәндә, беренчел мәгълүматлар буенча, ул туктарга өлгермәгән һәм ВАЗ-2114 автомобиле белән бәрелешкән.
Бәрелү аркасында 20 яшьлек пассажир кыз авыр тән җәрәхәтләре ала һәм ашыгыч ярдәм бригадасы килгәнче һәлакәт урынында үлә. ВАЗ-2114 йөртүчесе төрле дәрәҗәдәге җәрәхәтләр белән медицина ярдәме күрсәтү өчен хастаханәгә озатыла.
Нет комментариев