Кытайның Генераль консулы Цзян Сяоян Казанга килде
В республике

Кытайның Генераль консулы Цзян Сяоян Казанга килде

Кытайның Казандагы Генераль консулы Цзян Сяоян Татарстан башкаласына вазыйфасына керешү өчен килде, дип хәбәр итә Кытайның Казандагы Генераль консуллыгы.

Аэропортта аны консуллыкның төп дипломатлары каршы алды.

Исегезгә төшерәбез, элегрәк бу постны Сян Бо биләгән иде, ул хәзерге вакытта КХРның Гыйрактагы илчелеген җитәкли.


Нет комментариев