12 декабрь - Россия Федерациясе Конституцияcе көне
Хөрмәтле райондашлар! Сезне Россия Федерациясе Конституциясе көне белән ихлас котлыйбыз.
Төп Законыбыз гражданнарның хокукын һәм иреген саклый. Конституция нигезендә мөһим социаль программалар гамәлгә ашырыла, тормышыбызга яңа технологияләр үтеп керә, гражданнарыбызның иҗади сәләтләрен ачу, төрле милләт вәкилләренең татулыгын, дуслыгын ныгыту өчен шартлар тудырыла. Хокукларыбыз безгә бурычлар да йөкли. Барыбыз да күпмилләтле илебезнең киләчәге өчен җаваплылык тоеп, Конституция нормаларын белергә, ихтирам итәргә һәм үтәргә бурычлы. Районыбыз гражданнарын: олысын, кечесен, бәйрәм белән котлап, тынычлык һәм иминлек, сәламәтлек, бәхет, уңышлар телибез.
Муниципаль район Советы, муниципаль район башкарма комитеты
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев