13 сентябрьдә авыл хуҗалыгы ярминкәләре эшли башлый
Татарстанда 13 сентябрьдә авыл хуҗалыгы ярминкәләре яңадан эшли башлый.
Аларны уздыру өчен Казанда 14, Чаллы, Яшел Үзән һәм Түбән Камада икешәр, Түбән Кама районының Кама Аланы бистәсендә бер мәйданчык оештырылачак. Бу хакта Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итте.
Казанда ярминкә мәйданчыклары түбәндәге адресларда эшләячәк: Аграр урамы, 2; Липатов урамы, 7; Ямашев проспекты, 71а; Ленинград урамы, 27; Батыршин урамы, 20; Кызыл Какшай урамы, 150/2; Җиңү проспекты, 46в; Фучик урамы, 64; Лаврентьев урамы, 10; Дементьев урамы, 7; Революция урамы, 12; Кәрим Тинчурин һәм Татарстан урамнары киселеше; Беломорская һәм Гудованцев урамнары киселеше. Моннан тыш, «Салават күпере – 2» торак массивы территориясендә (Авзалова урамы, 15) беренче тапкыр ярминкә узачак.
Шәһәр халкы арзан бәядән кош ите, йомырка, сыер ите, дуңгыз ите, бәрәңге, яшелчәләр, сөт һәм сөт продуктлары, шикәр, көнбагыш мае, он, кондитер эшләнмәләре кебек фермер продукциясе сатып ала алачак.
Ярминкәләр 28 декабрьгә кадәр эшләячәк.
Чыганак: https://tatar-inform
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев