Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

23 февраль - Ватанны саклаучылар көне

Хөрмәтле ир-егетләр, Ватан сагында торучылар, солдат булырга әзерләнүче үсмерләр, сугыш, Кораллы Көчләр ветераннары! Сезне чын күңелдән Ватанны саклаучылар көне белән тәбрик итәбез.

Тарихи, истәлекле даталар, бәйрәмнәр арасында 23 февраль аерым урын алып тора, ул намус  һәм батырлыкны, хәрби бурычка тугрылыкны чагылдыра.  Без бу көнне кырыс армия мәктәбен үткән һәркемгә хөрмәтебезне белдерәбез, бүген сугышчан постта торучыларны, Махсус хәрби операциядә катнашучыларны, Кораллы Көчләр сафына барырга әзерләнүчеләрне олылыйбыз, хәрби хезмәткә яраклы уллар үстергән солдат аналары алдында тирән ихтирам белән баш иябез.  Ватан ул күп төшенчәне үз эченә ала: әти-әни, туган нигез, гаилә, илгә файда китерерлек хезмәт. Ватанны саклау - чын ир-егетнең төп бурычы. Намуслы хезмәт, якыннарыгызның язмышы өчен җаваплылык тою, тискәре күренешләргә битараф булмау - болар барысы да илнең ныклыгын, матур киләчәген билгели.  Ватанны саклаучылар көне уңаеннан һәркемгә сәламәтлек, күңел тынычлыгы һәм уңышлар телибез. Гаиләгездә  тынычлык, бер-берегезне аңлау, хөрмәт итү хөкем сөрсен.

Муниципаль район Советы, муниципаль район башкарма комитеты,  Теләче һәм Саба районнары буенча хәрби комиссариат

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев