Юрист һөнәре – абруйлы һәм җаваплы белгечлекләрнең берсе. Бу һөнәр ияләренә кеше хокуклары һәм ирекләрен яклау, җәмгыятьтәге мөнәсәбәтләрне канун күзлегеннән чыгып көйләү, дәүләтебездә демократик процессларны алга таба үстерү бурычлары йөкләнә.
Хөрмәтле районыбызның хокук өлкәсендә хезмәт куючы белгечләре - тикшерүчеләр, адвокатлар, судьялар, нотариуслар, юристлар! Һөнәри бәйрәмегез белән котлап, һәркайсыгызга сәламәтлек, уңышлар, иминлек телибез. Сезнең һөнәри осталыгыгызга еш кына кешеләр язмышы бәйле. Һәрвакыт намуслы һәм гадел булып калыгыз. Юристлар көне белән!
Нет комментариев