90 яшьлек юбилее белән тәбрикләделәр
Бүген Баландыш авылында яшәүче Мөхәммәтшина Фирая Сөләйман кызына 90 яшь тулды.
Аны гомер бәйрәме белән муниципаль район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Динар Гиниятуллин, Баландыш авыл җирлеге башлыгы Рәстәм Мөхәммәтшин, район ветераннар Советы рәисе Рәис Заһидуллин, туганнары тәбрикләде.
Фирая апа тормыш иптәше Фәйзерахман абый белән (77 яшендә вафат була) 3 ул , 1 кыз тәрбияләп үстергәннәр. Фирая апа хезмәт юлын 14 яшьтән, совхозда хисапчы буларак башлап җибәрә. Үз эшен яратып, җиренә җиткереп 50 ел хисапчы булып эшли ул. Бу елларны ул әле дә күңелле итеп искә алып сөйли. Хәзерге вакытта 6 онык, 4 оныкчыгы бар.
Бүгенге көндә "Хезмәт ветераны" медале иясе Фирая апа, якыннарының җылысын тоеп , кадер - хөрмәттә яши.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев