Теләче Информ

Теләче районы

18+
Район яңалыклары

Озак калмады уракка да…

Бүген иртәнге сәгатьләрдә, муниципаль район башлыгы Айрат Фатхуллин җитәкчелегендәге комиссия авыл хуҗалыгы предприятиеләре кырларында булып игенннәрнең торышын карады.

Йөреш вакытында комиссия тарафыннан багана төпләренә, ышыклау полосалары кырыйларына һәм басу юлларының чисталыгына, тигезлегенә дә зур игътибар бирелде.

Район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсеннән 26 июнь иртәсенә алынган мәгълүматларга караганда, күпъеллык үлән мәйданнарының 6087 гектары чабылган инде. Планга карата үтәлеш - 82%. Хәзер районда 2675 тонна печән, 33352 тонна сенаж әзерләнгән.  Бер  шартлы терлеккә күчереп исәпләгәндә 13, 7 центнер азык берәмлеге туры килә. Бу уңайдан муниципаль район башлыгы Айрат Фатхуллин авыл хуҗалыгы предприятиеләре җитәкчеләре белән сөйләшү вакытында әзерләнә торган азыкның күләменә түгел, күбрәк сыйфатка игътибар бирергә һәм күпъеллык үләннәрнең беренче катын җыюны 1 июльгә төгәлләргә киңәш итте. 

Фәнил Нигъмәтҗанов.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев