Габдулла Тукайга 140 ел тулу уңаеннан узучы шигырь бәйгесендә беренче катнашучыбыз бар
Бөек шагыйребез Габдулла Тукайга 140 ел тулу уңаеннан “Күңелем шигырь яза” дип исемләнгән шигырь бәйгесе бара. Сезгә Олы Мишә мәктәбенең 9 нчы сыйныф укучысы Шәймәрдәнов Фирзәрнең шигырен тәкьдим итәбез.
Игълан ителде ярыш
Тукай абый иҗатына,
Игълан ителде ярыш.
Әйдә дустым, син дә калма,
Ятла шигырен, тырыш.
Тукай абый бөеклеген,
Яши-яши аңлыйбыз.
Көйгә салып шигырьләрен,
Җырлар итеп җырлыйбыз.
Бер кеше дә читтә калмый,
Яшь кешеме, өлкәнме?
Тиздән җитә туган көне,
Син дускаем, әзерме?
Шигырьләре бик матурлар,
Һәрберсе эчтәлекле.
Вакытыңны әрәм итмә,
Бул балам, мәрхәмәтле.
Тукай абый кебек сине,
Һәрбер кеше зурласын.
Шуның өчен үзеңнән соң,
Изге эшләрең калсын.
Тукай абый үрнәгендә,
Хөрмәт ит син, телеңне.
Беркайчан да тап төшермә,
Ярат туган илеңне.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев