Сезне аш-су осталары бәйгесенә чакырабыз
Район яңалыклары

Сезне аш-су осталары бәйгесенә чакырабыз

Хөрмәтле райондашлар! Сезнең барыгызны да 13 нче сентябрь көнне Теләченең Сабантуй үтә торган болынлыгында узачак аш-су осталары бәйгесенә чакырабыз.

Бу чарада республикабызның күп кенә районнарыннан да милли аш-су уңганнары килеп үз осталыкларын күрсәтәчәкләр. Сез монда үлән чәйләреннән, мичтә пешкән коймактан, зур казанда әзерләнгән пловтан, иң зур чәк-чәктән һәркайсыгыз авыз итә алачаксыз. Шунда ук бакчачылар үзләре үстергән яшелчә, җиләк-җимеш, төрле үсентеләр белән дә сату итәчәкләр.

Хөрмәтле райондашлар! Республикакүләм узачак бу чарага алып килгән, үстергән уңышларыгызны гошер сәдакасы итеп тә, бүгенге көндә илебез иминлеге өчен көрәшүче егетләребез өчен дип тә тапшыра аласыз. Раббыбыз биргән нигъмәтләребезгә бәрәкәт бирсен. Барыгызны да Теләче болынлыгында көтеп калабыз.


Нет комментариев