Балаларны кече яшьтән сәламәт яшәү рәвеше алып барырга күнектерү максатыннан, бу атнада Теләченең беренче номерлы бакчасында, «Көзге кросс” үткәрелде.
Әлеге спорт ярышында катнашучылар бакча тирәли йөгереп, җитезлектә көч сынашты.

1 һәм 2 кечкенәләр, уртанчылар, зурлар, мәктәпкә әзерлек төркеме балалары, хезмәткәрләр йөгерештә теләп катнаштылар. Йөгерештә алдынгы урыннар алганнарга медальләр тапшырылды.





Нет комментариев