Җәй дәвамында районыбызда республика программалары нигезендә масштаблы төзү һәм төзекләндерү эшләре барды. Алар арасында сигез ай эчендә төзелеп, сафка бастырылган, Теләчедәге спорт кластерының бер өлеше булган һәм “Алга” дип исемләнгән ябык футбол манежы да бар.
Санаулы айлар эчендә төзелде
Бүген Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов һәм башка дәрәҗәле кунаклар катнашында ябык футбол манежын ачу тантанасы булып үтте. Видеоэлемтә аша шундый ук объектларны Алексеевск, Чүпрәле һәм Лениногорск районнарында да ачтылар. Иң элек чарада катнашучыларны сәламләп, Теләче муниципаль район башлыгы Айрат Фатхуллин чыгыш ясады.Үзенең чыгышында ул республика, федераль программалар нигезендә районыбызда бик күп төзү һәм төзекләндерү эшләре алып баруын билгеләп үтте. Санаулы айлар эчендә төзелеп, файдалануга тапшырылган ябык футбол манежы шуның ачык мисалы.
Моннан тыш, Үзәк бистәсендә бер түбә астында булган балалар бакчасы, фельдшерлык - акушерлык пункты, авыл җирлеге бинасы, Теләче авылында күпфункцияле үзәк төзекләндерелде, район үзәк хастаханәсендә һәм Теләче үзәк ял паркында масштаблы төзекләндерү эшләре алып барыла. Олы Мәтәскә авылында өр - яңа, автоном авыл җирлеге бинасы төзелеп кулланышка тапшырылды. Бүген Орымширмә авылында 100 тамашачыга исәпләнгән яңа клуб бинасы төзелеп килә. Аны октябрь аенда файдалануга тапшыру планлаштырыла.
Шартлар шәһәрнекеннән ким түгел
Яңа ачылган ябык футбол манежында ике душ, тренерлар бүлмәсе, көтү зонасы, медицина кабинеты, янгын сүндерү - саклау посты, спорт инвентаре, махсус техника саклау урыннары бар.
Объектларны ачу тантанасында Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов республикабызның Физик культура һәм спортны үстерү буенча илдә алдынгы урында торуын искәртте. Бүген ачылган бинаның исә халыкка, аеруча үсеп килүче яшь буынга игелекле хезмәт итүләрен теләде.
Исегезгә төшерәбез, төзелеш эшләрен Казан шәһреннән килгән, үзе Биектау районында теркәлгән җаваплылыгы чикләнгән “”СК ВИП Строй” ширкәте төзүчеләре башкарып чыкты. Танатанада яңа бинаның ачкычын “Теләче” спорт мәктәбе директоры Азат Шәйхетдиновка әлеге ширкәтнең генераль директоры Павел Горшунов тапшырды.
Манеж тирәсен төзекләндерү, матурлау эше шулай ук Казан шәһәреннән килгән җаваплылыгы чикләнгән “Мирайстрой” ширкәте төзүчеләре башкарып чыкты.
Җанлы әңгәмә корды
Тантаналы чарада дәрәҗәле кунаклар, район активы белән беррәттән, районыбызның яшь спортчылары да теләп катнашты. Аеруча футболчы егетләр һәм кызлар активлык күрсәтте. Алар, Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнехановтан истәлеккә, футбол тупларына автограф алып калдылар. Ә иң сөенечлесе һәм кадерлесе - аның белән бергә күмәк фоторәсемгә төшү булгандыр.
Азактан, Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов район активы белән очрашып сөйләште. Әлбәттә, җанлы әңгәмә барышында сүз авылның бүгенгесе, киләчәге һәм аны ничек тә саклап ысуллары турында барды. Әлбәттә, моның өчен авылларыбызда яңа эш урыннары булдыру, булганнарын саклап калу зарур. Сөйләшү барышында өстенлекнең яшьләргә, яшь гаиләләргә бирелергә тиешлеге аңлашылды.
Теләчедә футбол манежы ачылу күңелле һәм кемнең дә, бигрәк тә үсеп килүче яшь буынның күңеленә куя торган яңалык булды. Мин аның бик тиздән райондашларыбыз өчен уңай логистикага ия һәм яратып йөриячәк бинага әвереләчәгенә нык ышанам.
Нет комментариев