Алар күпләргә үрнәк
Районыбызда озак еллар буе, парлы гомер итүче матур гаиләләр бик күп. 8 июль - Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көне уңаеннан, Олы Мишәдә авылында, биш дистәдән артык бергә яшәүче Мансур һәм Сания Галиуллиннар тәбрикләнде.
Аларның тормыш юлына килсәк, Мансур абый 1943 елда, өч балалы гаиләдә туа. Сугыш ветераны булган әтиләре Вәлимөхәммәт, сугыштан исән – сау кайтып, балаларына ныклы тәрбия бирә. Мансур абый «Ленин» исемендәге хуҗалыкта электрик, соңрак шофер булып эшли, эшләү дәверендә аңа бик күп төрдәге машиналарда йөрергә туры килә. Лаеклы ялга да ул биредән чыга.
Сания апа исә, Норлат районы кызы – 1950 елда, күпбалалы гаиләдә туа. Казанда тегү училищесында укып йөргән вакытта, җиңгәсе аны Олы Мишә авылына бәрәңге чүпләргә алып кайта. Алар Мансур абый белән танышалар, соңрак яңа гаилә туа (1970 ел). Сания апа хуҗалык ашханәсендә аш пешерүче булып эшкә урнаша. Сыерлар саварга да өлгерә. Соңныннан хат ташучы булып эшкә урнаша, ундүр ел буе авылдашларына газета-журналлар тарата.
Мансур абый белән алар дүрт балага гомер биргән. 11 оныклары, 6 оныкчыклары бар. Бүгенге көндә алар төпчек уллары Айрат гаиләсе (тормыш иптәше - Илсинә исемле) белән, авылдашларына үрнәк гаилә булып гомер итәләр. Олы кызлары Гүзәлия, уллары Марат белән Азат Казан шәһәрендә яши. Әлеге гаилә чыннан да бик тырыш, алар төп йортларын ныгытып, мал-туарлар асрап яшиләр. Оныклары Альмирны районда белмәүчеләр сирәктер, ул ел дәвамында төрле бәйгеләрдә, чараларда катнашып, үзенең шигырьләрне оста сөйләве белән аерылып тора.
Олы Мишә авылын ямьләп утырган йортның бәхет учагы әле күп еллар җылысын бөркеп торсын иде!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев