Татарстанда «Чиксез мөмкинлекләр» Бөтенроссия конкурсы старт алды
В республике

Татарстанда «Чиксез мөмкинлекләр» Бөтенроссия конкурсы старт алды

Россиядә беренче тапкыр «Чиксез мөмкинлекләр» конкурс-ПРЕМИЯСЕ уза. Оештыручы-Россия Хезмәт министрлыгы координациясе каршындагы социаль өлкәдә попечительлек мәсьәләләре буенча РФ Хөкүмәте каршындагы Совет. Бу хакта ТР Хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министры урынбасары Юлия Абдреева хәбәр итте.

Бәйгегә сәламәтлекләре чикле балалар, аларның әти-әниләре һәм НКО лар чакырыла. 

Жюрига Сергей Безруков, Диана Гурцкая, Маргарита Симоньян, Роман Костомаров һәм башкалар кергән.  Гаризалар 2026 елның 9 октябреннән 30 ноябренә кадәр кабул ителә, төбәк сайлап алу декабрьдә узачак, финал — 2027 елның 21-22 апрелендә Мәскәүдә.

 


Нет комментариев