Соңгы елларда авыл хуҗалыгы һәм азык - төлек предприятиеләренең көнбагыш, рапс, җитен ясмык ише техник культураларга өстенлек бирүләрен аңларга була, бөртеклеләргә бәя тиешле бәя булмау сәбәпле, аграрийларны шушы адымга этәрә.
Өстәвенә, быел, моңарчы табышлы культура саналган борчакның да бәясе нык төште.
Мөгаен, бодай, арпа һәм солыны чәчүлек әйләнеше, терлекчелек өчен генә игә башларбыз. 8 - 10 сумга арпа, бодай сатып хуҗалыкның икътисадын күтәреп булмас” - ди аларның берише.
Әлегедәй фикерләр җаваплылыклары чикләнгән “Август - Теләче”, “Игенче” һәм”АгроЛак” ширкәтләре җитәкчеләренә хас фикерләр. Бу хуҗалыкларның шактый җир мәйданнарын, бөртеклеләргә караганда күпкә табышлы саналган соя, җитен, рапс һәм көнбагыш ише техник культуралар били.
Киләсе алда аларның иәйданнары тагын да арттылырга мөмкин. Мәсәлән, Август - Теләче” ширкәте игенче - механизаторлары рапсны быел көздән үк чәчеп калдырдылар. Әлеге хуҗалык уңганнары 3092 гектар мәйданда көзге рапс культурасы чәчтеләр.
Бүген табигатьтә алтын көз тантана итә. “Әбиләр чуагы”ның дәвамы булган җылы, кояшлы соң көз. Ул көнбагыш, кукуруз ише соң өлгерә торган кукуруз кебек культураларны тулысынча җыеп алырга мөмкинлек бирә. Мәсәлән, җаваплылыгы чикләнгән “АгорЛак” ширкәтендә җәйге көнгә тиң кояшлы матур көннәрне мөмкин кадәр рациональ файдаланып калырга тырышалар.
Быел шәткелеләр көнбагышны 738 гектар мәйданда, аның да “Кричет” һәм аның гибрид сорты саналган “Сурос”дигән сортын иккәннәр. Чәчелгән мәйданнарның 500 гектары - “Кричет”, 238 гектары - “Сурос” сортына туры килә. Ширкәт директоры Фәрит Гыйләҗетдинов әйтүенчә, уңыш чыгышы һәр гектардан 21 центнер ттәшкил итә.
Алдагы көннәрдә көнбагышның һәр килосын 26 сумнан сатып алсалар, бүген 25 сум тәкъдим итәләр ди. Исегезгә төшереп һәм чагыштыру өчен әйтеп узыйк,, узган ел көнбагышның сатып алу бәясе 36 сум иде. Әлеге культураны шәткелеләр дүртенче ел игәләр.
Мисал өчен, 12 октябрь көнне, мин килгәндә, “АКРОС - 585” комбайннарында хезмәт куючы ширкәт комбайнчылары Илфат Габдуллин белән Владимир Мазарченков 116 гектарлы басуда көнбагыш суктыралар иде. Төшке аштан соң озаклап ял итмәделәр, кабат комбайннарына утырып, көнбагыш суктырк эшенә керештеләр.
Кукурузны силоска тураталар
“Их, көннәре дә, көннәре… - диде алар бертавыштан. Биредә көбагыш үстереп сатуның әфсенен генә түгел, тәмен дә беләләр, тәҗрибәләре дә җитәрлек. Көнбагыш һәм кукуруз культурасының барлык мәйданнарын “КАТ” тракторына тагылган “Хорш Маэстро” чәчкече белән Илназ Габделхаков чәчкән. Бүген ул хезмәттәше Фәннур Хафизов (“Амкадор” үзтөягечендә эшли) белән базда кукуруз силосы тыгызлый.
Быелгы уракта иңне - иңгә куеп бергә хезмәт куйган хезмәттәшләре Василий Архипов “Тимер” дип исемләгән терлек азыгы әзерләү комбайны белән кукурузны силоска турата иде. Ул биредә 400 гектар мәйданда игелгән. Ул туратып төягән силосны базга түкми - чәчми МТЗ - 80 тракторында эшләүче Рөстәм Габдрахманов, “КамАЗ” шоферы Сәйфулла Габдуллин, БТЗ тракторын иярләүчеләр - Ренат Галимҗанов белән Таһир Баһавиевлар ташып тора.
Иң әүвәл кырчылык бригадиры Илшат Габдуллин белән без аларга төшке ашны ашаттык. Соңрак, көнбагыш суктыручылар белән аны ташучылар янына юл алдык. Илшат ширкәт кырларында эшне оештыру белән беррәттән, кырда эшләүче авылдашларын ширкәт пешекчеләре пешергән тәмле ашлар белән дә сыйлый.
Ындырда да эш кайный
Илфат белән Володя суктырган бөртекләрне амбарга, бу эштә өзеклек тудырмыйча “КамАЗ” шоферлары Гайсә Миңгалиев, Марсель Бикмөхәммәтов ташый иде. Төштән соң бу эшкә Әхмәтгали Нургалиев та тотыначак диделәр. Төшкә кадәр ул Саба районының Миңгәр авылында урнашкан май сыгу цехка чистартылган һәм киптерелгән көнбагыш ташый.
Ындырга, азык базына кайткан һәр бөртек икмәне, азыкны үлчәп, теркәп баручы Роза апа Хәкимова әйтүенчә, бу көнне Әхмәтгали май сыгу цехына 156 тонна көнбагыш илтеп өлгергән иде. Әүвәлге көннәрдә ул өчәр рейс ясаган булса хәзер исә цехка көнгә ике генә тапкыр бара икән. Чөнки соңгы көннәрдә цехка тапшырыла торган көнбагышның күләме нык арткан.
Өстенлек - көнбагышны мең гектардан артык мәйданда игеп үстергән хуҗаларга - сабалыларга бирелә. Әхмәтгалигә көнбагышны КЗС операторы Флүр Шәйхиев чистартып, киптереп бирә. Кырларда янгын куркынычсызлыгы өчен җәй дәвамында ГАЗ - 53 автомобилен иярләүче Илнур Сөнгатов җаваплы булган. Мин килгән көнне дә ул янына “Вода” дип язылган су савыты мотажланган машинасы белән кырда эшләүче комбайннарны һәм башка техникаларны уяу саклый иде.
Кукуруз суктырып, амбарга ташу эшенә керешәчәкләр
Алга таба көбагышны сугып, кукурузны силоска туратып, җыйнап тәмамлагач, бу егетләр бөртеккә кукуруз суктырып, амбарга ташу эшенә керешәчәк. Аларга Василий Архипов та кушылачак. Ул биредә 280 гектарда игелгән. Шәтекелеләр быел җәмгысе 680 гектар мәйданда кукуруз чәчкәннәр иде.
Әлбәттә, беренче чиратта, суктырылып амбарга кайтарылган көнбагышның чистартылып, киптерелеп бетүе шарт. Аннары гына кукуруз суктырылып, амбарга кайтарыла башлячак. Моның өчен тагын бер атна чамасы көннәрнең бүгенгедәй кояшлы, коры көннәр торуы кирәк. Әлегәчә ул җирдә тырышып эшләгәннәргә үзенең рәхим - шәфкатен кызганмады..
Туңга сөрү эшләре
Быел ширкәт720 гектарда көзге чәчү эшләре башкарылган. Игелгән мәйданнарның 310 гектары - көзге бодайга, 410 гектары - арышка туры килә. Көзге агрочараны оптималь срокларда югары сыйфат белән БТЗ тракторын иярләүче Ренат Галимҗанов һәм “КАТ” тракторында эшләүче Илназ Габделхаков башкарып чыккан.Туңга сөрү эшләрен эшләрен (тирәнтен эшкәртү) “Вальтера” тракторына тагылган “Тигр” агрегаты белән Рәдис Имамиев башкара.
Нет комментариев