Җәй буе дәвам иткән “Уңган хуҗабикә” бәйгесенә нәтиҗә ясадык
Район яңалыклары

Җәй буе дәвам иткән “Уңган хуҗабикә” бәйгесенә нәтиҗә ясадык

Хәтерләсәгез, язга чыгуга “Уңган хуҗабикә” бәйгесенә старт биргән идек. “Теләче-информ”ның социаль битләрендә хуҗабикәләрнең үзләре, алар әзерләгән тәмле һәм матур ризыклар, кайнатмалар чыгып барды.

«Үтә дә матур бәйге уйлап тапкансыз бу юлы. Районыбызның уңган хуҗабикәләре белән танышып баруы кызыклы», - дип редакция телефонына  шалтыратулар да кабул иттек. 

Катнашучыларыбыз арасында шеф-поварның булуы үзебез өчен дә кызыклы булды. Очрашуда ул кайбер рецептларның серләре белән дә бүлеште. Бәйгенең җиңүчеләре Гөлнур Хаҗипова (Теләче авылы, 1 нче урын), Диләрә Исламова (Лесной бистәсе, 2 урын) һәм Наталья Ахметованы  (Теләче авылы, 3 урын) чын күңелдән котлыйбыз! 

  

Әлеге бәйгенең иганәчесе, "Туган авыл" рестораны хуҗасы  Ильнат Шәфиковка зур рәхмәтләребезне җиткерәбез - эшләре һәрвакыт уң булсын! 
 
Хөрмәтле  укучыларыбыз! Алга таба да кызыклы, мавыктыргыч бәйгеләр үткәрергә вәгъдә итәбез. Безнең белән калыгыз!


Нет комментариев