Теләче яңалыклары

"Теләче" газетасы - Теләче районы

18+
Район яңалыклары

Тагы кырыкалдарлар турында

Ел башыннан кырыкалдарлар республика халкының бер мил- лиард ике йөз унбер миллион сум акчасын үзләштергән. Өч мең ярым тапкыр алдау очрагы теркәлгән. Алар тозагына ешрак пенсионерлар һәм хатын - кызлар эләккән. Исемлектә балалар да бар.

 Кырыкалдарлар көн саен алдауның яңа ысулларын уйлап табалар ди белгечләр. Иң киң таралганы: банк, сырхауханә, полиция хезмәткәре булып шалтырату. Шулай ук,
мессенджерларга ялган сылтама җибәреп, кеше телефоны белән идарә итә башлыйлар. Шуңа күрә белгечләр андый хәбәрләргә, шикле фото -видео материалларны ачмаска, шалтыратуларга җавап бирмәскә киңәш итәләр. Бу очракта белгечләр телефонны сүндереп куярга, аны “авиа”(икенче төрле “полет” режимы дип тә йөртелә) режимына куярга, антивирус аша телефонны чистартырга, өстәмәне (приложенияне) юк итәргә, һәм аккаунтлардагы иске парольләрне яңаларына алыштырырга кирәк.
 
Полиция, федераль куркынычсызлык хезмәте, банк хезмәткәрләре һәм башка хезмәткәрләр беркайчан да: “Кырыкалдарлар сезнең банктагы акчагызны урлаячаклар, башка исәп - хисап счетына күчерергә кирәк!” - дип шалтыратмаячак. Шалтыратучылар - кырыкалдарлар. Райондашларыбыз әлегедәй шалтыратуларның ялган схема булуын яхшы аңласын иде, - ди Россия Федерациясе Эчке эшләр министрлыгының Теләче районы бүлеге җитәкчесе урынбасары, полиция майоры Ленар Рәфыйков.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев