Әгәр Тукай хәзер туган булса... (бәйге кысаларында)
Әгәр Тукай хәзер туган булса...
Әгәр Тукай хәзер туган булса
Җигәр идеме икән ул пар ат.
Матур тормышларга ышанмыйча
Хәйран калыр иде ул карап.
Әгәр Тукай хәзер туган булса
Язар идеме икән ул шигырь.
Әллә инде, бүтән юлны сайлап
Табар идеме икән бер шөгыль.
Әгәр Тукай хәзер туган булса
Үсәр иде тулы гаиләдә.
Тормыш ваклыкларын җиңәр өчен
Булыша бит, кайчак, хәйләдә.
Шүрәлене кемнең күргәне бар
Әгәр Тукай элек тумаса.
Су анасын, "Былтыр" кыйсаларын
Белмәс идек Тукай булмаса .
Тукай язган "Туган тел" шигырен
Гимнга тиңлибез, җырлыйбыз.
Әгәр Тукай хәзер туган булса
Бу җыр тумас иде, - дип уйлыйбыз.
Әгәр Тукай хәзер туган булса
Ачуланыр иде ул безне.
Туган телегезне белмисез, - дип
Ой, кызартыр иде ул йөзне.
Тукай бит ул, ана телен хуплап
Шигырь серен ачкан халкыма.
Күп гасырлык уй-хыяллар белән
Тугры калган үзенең антына.
Әгәр Тукай хәзер туган булса
Белмәс иде печән базарын.
Ялан аяк, кулдан - кулга йөреп
Күрмәс иде тормыш газабын.
Рузалия Газизова, 23.03.2026
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев