Җәй. Авыл. Рәхәәәәт!
123
0
Менә өченче ел инде республикада һәм шул исәптән, районыбызда «Ура, авылга!» проекты эшләп килә.
Быел ул Шәтке, Олы Нырсы һәм Үзәк авылларында оештырылды. Түбәндәге рәсемнәрдә сез 24 июль көнне (лагерьның соңгы көне, ул нибары биш көнлек программалардан гыйбарәт) Үзәк бистәсендә үткәрелгән Сабантуй бәйрәме һәм лагерьның ябылу тантанасын күрәсез.
Кичен балалар янына кунакка яшь җырчы да килгән иде. Азактан сәлкешләргә таныклыклар, истәлек бүләге, ә әйдаманнарга һәм аларның ярдәмчеләренә «Алдынгылар хәрәкәте» Бөтенроссия балалар һәм яшьләр иҗтимагый хәрәкәтенең ТР төбәк бүлеге җитәкчесенең рәхмәт хатлары тапшырылды.
Проект кысаларында үткәрелгән чаралар турында сез тулырак «Теләче» газетасының киләсе саныныннан укып белә аласыз.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Галерея
Оставляйте реакции
Мы работаем над улучшением нашего сервиса
Нет комментариев