Теләче Информ

Теләче районы

18+
Район яңалыклары

Җәяүлеләр - игътибар үзәгендә

Татарстан юлларында җәяүлеләр күбрәк һәлакәткә юлыга башлаган. Ел башыннан җиде кеше һәлак булган. Узган елгы шушы чор белән чагыштырганда ике тапкырга артыграк. Фаҗигаларның күбесе кичке якта, караңгы вакытта килеп чыккан.

Бу көннәрдә юл хәрәкәте иминлеге дәүләт инспекциясенең район бүлеге хезмәткәрләре “Язгы каникул” профилактик акциясе кысаларында җәяүлеләргә игътибарны көчәйтте. Ике атна дәвамында, шул исәптән язгы каникул чорында, инспекторлар кагыйдә бозучыларны, әйтик, җәяүлеләрне үткәрмәүчеләрне, ярамаган урында яисә светофорның кызыл уты янганда юл аша чыгучыларны ачыклаячаклар. Кешеләргә яктылыкны кире кайтару элементлары булган кием белән йөрүнең мөһимлеген искә төшерәчәкләр. Моннан тыш, алар юл кичүләренең, тротуарларның торышына да игътибар биреләчәк. 30 апрель көнне юл хәрәкәте иминлеге дәүләт инспекциясенең район бүлеге хезмәткәрләре тарафыннан “Тоннель” профилактик чарасы үткәрелде. Чара барышында 50гә якын транспорт тикшерелгән. Биш кагыйдә бозучыга административ беркетмә төзелгән. Әлеге юнәлештә эш дәвам иттереләчәк. Бу кадәресен безгә бүлек җитәкчесе, полиция капитаны Илнур Кәримуллин җиткерде.

Сүз уңаеннан. 29 март көнне Менделеевск шәһәрендә юл-транспорт һәлакәте булды. Өстәвенә, анда катнашучыларның берсе “Ашыгыч ярдәм” машинасы. Авария юл чатында килеп чыга. “Ашыгыч ярдәм” автомобиле светофорның кызыл утына маяклары кабызылган килеш үтә. Шул ук вакытта аңа зур тизлек белән Пежо” машинасы килеп керә. Җиңел автомобиль йөртүчесе, мөгаен, туктарга өлгермәгән. Бәрелү шундый көчле була ки, медицина автомобиле кырыйга ава. Зыян күргән пассажирлар хастаханәгә озатыла. Алар арасында бер бала да бар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев