Әкрен йөрсәң, ерак китәрсең
Статистик материаллар күрсәткәнчә, бүген республика юлларында чын мәгънәсендә кан коюлы сугыш бара. Ничек кенә пародаксаль яңгырамасын, юлларда йөрү культурасын үстермичә, яшь буын күңелендә тәрбияләмичә торып, сыйфатлы юллар да, маневрлы, югары тизлеккә ия заманча машиналар да һәм меңләгән фото һәм видеофиксация җайланмалары да безне бу афәттән коткарып калмаячак.
Бу эшкә җаваплы карап, юл йөрү кагыйдәләрен төгәл үтәмичә торып, без моңа ирешә алмаячакбыз. Белгечләр әйтүенчә, кайберәүләр зур суммалы штрафларга да машина өчен киткән чыгым итеп кенә карый икән. Мисал өчен, Теләче - Казан юлына куелган фото һәм видеофиксация җайланмасы 10 минут эчендә (!) дүрт тизлек арттыручыны төшереп алган. Тизлекне тиешлесеннән нибары 20 км/сәг кә арттыру да җитди авариягә китерергә мөмкин. Тикмәгә генә халкыбызда: “Әкрен йөрсәң, ераграк китәрсең”, - диелми.
Юл хәрәкәте иминлеге дәүләт инспекциясенең район бүлеге хезмәткәрләре бу көннәрдә көчәйтелгән режимда эшлиләр. Республика, шул исәптән районыбыз юлларына “Каршы як полоса” дип исемләнгән профилактик чара бара. 28 июльгә кадәр юл кагыйдәсен бозып, каршы як полосага чыгучы машина йөртүчеләр аерым күзәтүгә алыначак. Ярты ел эчендә шул сәбәпле республика юлларында 98 авария килеп чыккан, аларда 49 кеше һәлак булган, 156 кеше төрле дәрәҗәдәге тән җәрәхәтләре алган. Ярамаган урында каршы як полосага чыгучыларга 7500 сумга кадәр штраф салырга яки ярты елга кадәр машина йөртү таныклыкларын алырга мөмкиннәр. Кеше тагын бер тапкыр шушы ук кагыйдәне бозса, бер елга кадәр машина йөртә алмаячак.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев