Теләче Информ

Теләче районы

18+
Район яңалыклары

«Аксакаллар» оешмасы өлкән яшьтәге дин әхелләрен район белән таныштырды

Бүген районның «Аксакаллар» оешмасы өлкән яшьтәге дин әхелләрен район белән таныштырды.

Теләче чәчкәләре өлкәннәргә бик ошады. Үзләрен кызыксындырган сорауларны бирделәр.

"Киләчәк" яшьләр үзәгендә дин әхелләре укучыларның буш вакытларын ничек үткәрүләре белән танышты. "Заманча объектта эшләрга бар шартлар бар икән",- дигән фикердә калдылар.

Мәктәп һәр кешенең күңеленә якын, кадерле. Район "Аксакаллар" оешмасына оештырган чарада дин әхелләре Теләче урта мәктәбендә дә булды.

Шулай ук алар "Дулкын" йөзү бассейнының эшчәнлеге белән дә танышты. Буш вакытларында әлеге объектта булып вакытларын файдалы үткәрергә планлаштырып таралдылар.

Татар атлары тотучы фермер Сәгыйть Гиниятуллин исеме күпләргә яхшы таныш. Аның тырыш хезмәте нәтиҗәсендә ирешкән уңышлары килгән кунакларны да сөендерде.

Ә район белән якыннан танышу "Туган авыл" комплексында урнашкан музейда урын алган экспонатлар карау белән тәмамланды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев