Теләче яңалыклары

"Теләче" газетасы - Теләче районы

18+
Район яңалыклары

Алан авылы халкы гуманитар ярдәм җыюда теләп катнаша

Алан авылы халкына, гуманитар ярдәм җыюда актив катнашканнары өчен, олы рәхмәтебезне белдерәбез!

Махсус хәрби операция башлангач та  игьлан ителгән «Үзебезнекеләрне ташламыйбыз!» акциясенә Алан авылында яшәүчеләр дә иң беренчеләрдән булып кушылды. Бүгенге көндә дә әлеге авыл халкы бик актив – алар исемлек буенча кирәкле азык-төлек, гигиена чараларын һәм беренчел кирәк-яракларны туплап, штабка алып килеп торалар. 

Әлеге изге эшләрнең башында торган мәдәният йорты җитәкчесе Гүзәлия Җамалиева белән хәбәргә кердек.

- Әйе, гуманитар ярдәмне даими әзерләп торабыз. Авылыбыз халкына бик зур рәхмәтләрем. Авыл группасына бер язуым җитә. Кемдер акча күчерә, кемдер исемлектәге кирәк -яракны үзе сатып алып бирә. Хәтта авылда гына түгел, башка районнарда, башка шәһәрләрдә яшәүче авылдашларыбыз да булышабыз гына дип торалар.  Бу юлы 60 эчке кием, 50 футболка, тушенка, консерва, бик күп санда шампунь, пачкалы вафли-печенье алып тапшырдык. Махсус хәрби операциядә булган егетләребез дә бар. Аларга матди яктан да  һәрдаим булышып торабыз. Мәдәният йортында токмач кисү, пилмән ясау өмәләре (90 кг фарштан!) үткәреп торабыз, – диде ул.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев