Аланда махсус хәрби операциядәге егетләр өчен пилмән ясадылар
Район яңалыклары

Аланда махсус хәрби операциядәге егетләр өчен пилмән ясадылар

«Үзебезнекеләрне ташламыйбыз» акциясе кысаларында эшләрен дәвам итеп Алан авылы мәдәният йортында кабаттан пилмән ясау оештырылды.

- Бу изге эштә катнашкан барлык авылдашларга Аллаһның рзхмзтлзре яусын!  Ясаган пилмәннәребез егетләребезгә бәйрәм күчтәнәче булып барып ирешсен. Пилмән ясауда 62 кг фарш белән булышкан  Нияз Хәдиуллинга, он белән тәмин итүче Фәизов Гаптерәүф абыйга зур рәхмәтләребезне җиткерәбез!, - диде мәдәният йорты җитәкчесе Гүзәлия Җамалиева. 


Нет комментариев