Теләче Информ

Теләче районы

18+
Район яңалыклары

Алар беренче унлыкта

Краснодар крае Туапсе шәһәрендә «Бөтен Рәсәй Президент ярышлары» бара.

 Теләче урта мәктәбе командалары әлеге ярышларда елда Республика данын яклап катнаша. Май аенда башланып, җәй айлары дәвамында  барган әзерлекләр үз нәтиҗәләрен көз җиткәч күрсәтте. Теләче урта мәктәбенең физик тәрбия укытучысы Рафил Рефат улы Хәкимов җитәкчелегендә, бүгенге көндә ике команда Татарстан Республикасы данын яклый. Кечкенәләр төркеме ( 6 сыйныф укучыларыннан торган команда) 79 команда арасыннан, беренче унлыкка(!!!!) кергәне билгеле булды!!! Афәрин диясе кала! Команда белән ярышларга тормыш иминлеге нигезләре фәне укытучысы Рәсип Гатиятов  та китте. Инде аларның Теләчебезгз исән-имин әйләнеп кайтуларын көтеп калабыз!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев