Теләче яңалыклары

"Теләче" газетасы - Теләче районы

18+
Район яңалыклары

Алмалар өлгергән чак!

Якташларыбыз иҗаты.

Җәй уртасы. Бакчаларда

Алмалар өлгергән чак.

Бер-беребезгә кабынган

Хисләрне белдергән чак...

 

Алма исе урамнарда,

Алма исе өйләрдә.

Алма чаклар калды микән

Сагынып кына сөйләргә...    

 

Алмаларны сайлап кына

Җыйдык микән алларын?

Кабып караганнар булды

Тәмле  дип ачыларын...

 

Көзләр җиткәч баллана бит

Алманың яшелләре.

Алмаларга тиңдер кебек

Мәхәббәт яшьлектәге.

 

Кып-кызыл, сары алмалар

Коела көзләр җиткәч.

Яшьлегең – җимеш булганын

Аңлыйбыз гомер үткәч.

 

Безнең алмагачларда да

Үсте тәмле алмалар.

Татлыдан татлы җимештәй

Без үстергән балалар.

 

Җәй уртасы. Бакчаларда

Алмалар коелган чак.

Бу тормышның һәрбер көне

Алмадай тоелган чак...

 

Алма исе урамнарда,

Алма исе өйләрдә.

Алма чаклар калды микән

Сагынып кына сөйләргә...    

 

Дамира Миннебаева, Җәнәй авылы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев