Теләче Информ

Теләче районы

18+
Район яңалыклары

Әниләр көне алдыннан яңа бәйге!

Дуслар, тиздән иң матур бәйрәм – Әниләр көне җитә! Ноябрь ае бәйрәмнәргә бай ай, әмма әниләр көне аеруча үзенчәлекле.

Бәйрәмгә һәрберебез матур бүләген әзерли башлагандыр инде... Кемдер шигырьләр, җырлар өйрәнсә, кайберәүләр рәсем ясый торгандыр, яисә үзенчәлекле башка бүләген хәстәрли торгандыр.

Без дә, әлеге бәйрәм уңаеннан, бәйге игьлан итәргә булдык! “Әнием, бәйрәм белән!” дип атала ул. Бәйге кысаларында, редакция аша, әниегезгә, төрле ысул белән (җыр, шигырь, рәсем, видеоязма һ.б.) котлау юллый аласыз. Ә без исә, үз чиратыбызда, әлеге котлуларны социаль челтәрләребездә куеп барырбыз. Һәм ахырдан иң матурын, үзенчәлеклесен сайлап алып, бер җиңүчене ачыкларбыз!

Иҗади эшләрегезне “Әнием, бәйрәм белән» тамгасы белән безнең электрон адреска tulinf@rambler.ru яисә 89393967641 номерына җибәрә аласыз. Исем-фамилиягезне, яшегезне, кайдан икәнегезне язарга онытмагыз! Эшләрне кабул итүнең соңгы көне – 26 ноябрь.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев