Әниләрнең җылы кочагында
Якташларыбыз иҗаты
Көзләр үтеп бара, яңгыр ява...
Җир йокыга китәр тын гына...
Гомер көзләренә кергән чакта
Бер җылылык җитми җаныма.
Күңел бит ул, сабый бала кебек,
Рәхәт чагын өзелеп сагына...
Гомер буе гел ашкынып яши
Туган йортка - бала чагына.
Дүртпочмаклы өйдә җиде бала
Уен - көлке, җылы өебез...
Күршеләр дә керә, кич утыру...
Самоварда тәмле чәебез.
Бөтен эшне күмәк эшләгәнбез
Уенга да вакыт табылган...
Бездә генә түгел, һәркемдә дә
Соңлап кына капка ябылган...
Бер кайгысыз булган балачагым
Әти - әни, якын туганнар...
Бары - югы, бар да уртак булган
Безнең өчен өзелеп торганнар.
Тырыш булган алар, сабыр булган
Ишетмәдек һич тә зарларын.
Түләп кенә бетерерлек түгел
Әти - әниләрнең хакларын...
Балачакның рәхәт мизгелләрен
Күңелләрдә мәңге сакларбыз.
Әниләрнең җылы кочагында
Иң кадерле кеше булганбыз.
Минҗиһан.Теләче.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев