Җанлы әңгәмә корды
Бүген муниципаль район башлыгы Айрат Фатхуллин, район авыл хуҗалыгы һәм азык - төлек идарәсе җитәкчесе Ралиф Низаметдинов белән берлектә, “Алан” акционерлык җәмгыяте белән “Шәрәфиев Р.З.” шәхси предприятиесендә булып, язгы кыр эшләренә әзерлекнең барышы, терлекләрне кышлатуның барышы белән таныштылар.
Йөреш барышыннан күренгәнчә, хәзер “Алан” акционерлык җәмгыятендә тулы куәткә кул астында булган техниканы язгы кыр эшләренә әзерләү бара, ремонт остаханәсендә тыгыз эш кайный. Биредә Айрат Гыйлван улы белгечләр, механизаторлар белән күрешеп аралашты, җанлы әңгәмә корды.
Бер уңайдан ул узган ел азагында Балыклы авылында төзелә башлап, соңгы көннәрдә файдалануга тапшырылган өр - яңа бозаулар торагын да карады. Биредә дүрт айга кадәр булган бозаулар салкын ысул белән тәрбияләнәчәк. Яңа торак 12х60 размерлы, тент белән капланган тимер каркаслардан гыйбарәт. Торак җаваплылыгы чикләнгән “Приор+” ширкәте төзүчеләре тарафыннан сафка бастырылды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев