Теләче Информ

Теләче районы

18+
Район яңалыклары

Аның тормышы - Ватанга хезмәт итү үрнәге

Бүген Теләче стадионында Украинада махсус хәрби операция вакытында һәлак булган ефрейтор Кириллов Олег Анатольевич истәлегенә багышланган, «Форпост» отрядлары арасында, күптөрле ярышлар буенча Спартакиада булып үтте.

Ярышларны ачу тантанасында муниципаль район башлыгы Айрат Фатхуллин, мунципаль район башкарма комитеты җитәкчесе Илнур Хамидуллин, Россия эчке эшләр министрлыгының Теләче районы бүлеге начальнигы , полиция майоры Ильнар Зиннатуллин, хәрби тәэмин итү төркеме командиры урынбасары Мансур Огурок, 3674 номерлы хәрби часть командиры, подполковник Эдуард Панкратов, майор Максим Китанин, «Ватан сакчылары фонды»ның  район бүлеге социаль кураторы Айдар Галимҗанов, Олегның әтисе Анатолий Иванович белән әнисе Римма Александровна, хәләл җефете Екатерина Валерьевна һәм кызы катнашты. 

Чараны үзенең истәлекләре белән муниципаль район башлыгы Айрат Фатхуллин ачып җибәрде. Шулай ук, Эдуард Панкратов, Мансур Огурак һәм Олегның әтисе Антолий Иванович  чыгышлары зур кызыксыну белән тыңланды. Рәсми чыгышлардан соң ефрейтор Кириллов  Олег Анатольевич хөрмәтенә бер минут тынлык игълан ителде. Олег районыбызның Олы Мишә урта мәктәбендә белем алды һәм әлеге мәктәп укучылары геройны искә алдылар. 

«Барс» отрядының 20 еллыгы уңаеннан муниципаль район башлыгы Айрат Фатхуллинга Рәхмәт хаты  һәм медаль тапшырылды. 

Спартакиадада укучылар турникта тартылу, куллар белән җирдән этелү (отжимание), пневматик мылтыктан ату,  ераклыкка граната ыргыту, вакытка АКМ- 74 автоматын сүтеп җыю, йөгерү,  аркан тарту кебек төрләрдә көч сынаштылар. 

Командалар беренчелегендә беренче урынны Баландыш төп мәктәбе укучылары яулады һәм күчмә флагка лаек булды. Икенче һәм өченче урыннарда – Алан белән Олы Нырсы урта мәктәбе укучылары.  Иң мавыктыргыч һәм киеренке ярышларның берсе булган аркан тарту ярышында беренче урынны Үзәк урта мәктәбе укчылары яулады. Икенче һәм өченче  урынга Шәтке  белән Олы Мәтәскә  урта мәктәбе укучылары лаек булды. 

Спартакиада турында тулырак  «Теләче» газетасының киләсе саныннан укый аласыз. 

Фәнил Гаязов. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

1

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев