«Асылташлар» бәйгесе узды
Район яңалыклары

«Асылташлар» бәйгесе узды

Ватанны саклау елы һәм Бөек Җиңүнең 80- еллыгы кысаларында, 11 апрель көнне, Теләченең 3 нче номерлы балалар бакчасы, мәгариф бүлеге белән берлектә, “Асылташлар” районкүләм бәйгесе уздырды.

 Бәйгенең максаты - үсеп килүче буынның ата-бабаларыбызның тарихи-мәдәни мирасы белән кызыксынуын арттыру,  патриотик кыйммәтләрне ныгыту,  балаларның иҗади мөмкинлекләрен үстерү һәм милли мәдәниятнең төрлелеген ачып бирә торган халык традицияләренә якынаю. Бәйге быел дүртенче тапкыр үткәрелә,елдан-ел үсә, популярлаша.  Бәйге тәлапләре буенча, балалар  үзләре белән таныштырдылар, сәләтләрен күрсәттеләр. 


Нет комментариев