Әтиләр көне уңаеннан
Әтиләр көне алдыннан “Әти белән бергә” акциясе Теләче 3нче номерлы балалар бакчасының мәктәпкә әзерлек төркемендә тәрбияләнүчеләр өчен якты вакыйга булып истә калыр.
– Югары Кибәхуҗа урта мәктәбенә экскурсия, балаларга яңа белемнәр һәм һөнәрләр дөньясына ишекләр ачты. Мәктәп директоры Сәринә Йосыпова яшь кунакларны ачык йөз белән каршы алды һәм аларга – чын мәктәп дәресләрендә булу мөмкинлеген бирде.Балалар ОБЖ, физкультура, биология һәм әйләнә-тирә дөнья дәресләрен кызыксынып күзәттеләр. Физкультура дәресен һәм ОБЖны тәрбияләнүче Галимова Индираның әтисе Галимов Илнур Фидаил улы үткәрде. Бу чарага җылылык һәм шәхсән катнашу өстәде, балаларга әтиләренең тормышларындагы роле никадәр мөһим икәнен күрсәтте. Әтиләрнең балалары белән горурлануы, балаларның әтиләренә охшарга тырышуы – мондый чараларның иң зур казанышы. «Алдынгылар хәрәкәте»нең остазлары мәктәп буйлап мавыктыргыч экскурсия үткәрделәр. Балалар туган як тарихы белән танышкан мәктәп музеенда һәм заманча җиһазланган робототехника сыйныфында булдылар. Бу мизгелләр балаларның дөньяга карашын киңәйтте һәм аларның фән һәм технологияләр белән кызыксынуын стимуллаштырды.
Сәринә Гафур кызына дәресләргә йөрергә мөмкинлек биргәне һәм җылы кабул иткәннәре өчен ихлас рәхмәтебезне белдерәбез. Шулай ук Галимов Илнур Фидаил улына чакыруы һәм укытучы һөнәренә кагылу мөмкинлеге өчен чиксез рәхмәт әйтәбез. Мондый чаралар балаларга үсәргә, яңаны белергә һәм киләчәк турында хыялларын формалаштырырга ярдәм итә, – дип хәбәр итте балалар бакчасы коллективы.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев