Автоледиларга - чәчәкләр
Бусагада - 8 март - Халыкара хатын - кызлар көне.
Әлеге уңайдан, юл хәрәкәте иминлеге дәүләт инспекциясенең район бүлеге җитәкчесе, полиция капитаны Илнур Кәримуллин, бүлек инспекторы, полиция майоры Салават Каюмов, “Юл хәрәкәте иминлеге” дәүләт бюджет учреждениесенең Саба районы бүлеге җитәкчесе Гүзәл Ягъфәрова, Иске Җөри урта мәктәбенең “Беренчеләр хәрәкәте” вәкилләре һәм “Яшь юл инспекторлары” (җитәкчесе - Наилә Бәдриева) белән берлектә районыбызның бертөркем автоледиларына, җәяүле хатын – кызларына чәчәкләр, открыткалар һәм яктылык кайтару элементлары кертелгән брелоклар бүләк иттеләр.
Боларга өстәп, алар гүзәл затларыбызга сәламәтлек, эшләрендә уңышлар, гаилә бәхете һәм иминлеге мәхәббәт, матурлык, язгы күтәренке кәеф теләделәр. Шул вакытта юлларда игътибарлы булырга чакырдылар, юл йөрү кагыйдәләрен төгәл үтәп, сак йөрү кирәклеген дә искә төшерделәр.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев