Теләче Информ

Теләче районы

18+
Район яңалыклары

Авыл яшьләр белән матур

Бүген фермаларда, басу-кырларда эшләргә кеше җитешми. Уку йортын әле генә тәмамлаган белгечләр дә авылга эшкә кайтабыз дип ашкынып тормыйлар. Хәтта юллама белән җибәрелгәннәре дә, уку йортын тәмамлагач, шәһәрдә төпләнеп калуны кулай күрә. Әти-әниләрнең дә, дәүләтнең дә аларны укытуга киткән акчалары әнә шулай җилгә оча. Узган гасырның туксанынчы елларындагы, икемеңенче еллардагы вәзгыять әле дә булса дәвам итә.

Ул чакта төрмә, кибет, сәүдә нокталары ишек төбен саклаучы, керфек, каш ясаучы, тырнак буяучы югары белемле юристлар, икътисадчылар пачкалап әзерләнде. Авыл мәктәпләрендә дә профориентация эше бер мәлгә туктап калды. Әлеге уңайдан  боз кузгалды дияргә мөмкин. Мин моны соңгы елларда җаваплылыгы чикләнгән “АроЛак” ширкәтенең  Шәтке урта мәктәбе белән бергә иңне - иңгә куеп максатчан эшләп килүләрен күздә тотып әйтәм. Мәктәп директоры Александр Ибушев белдергәнчә, быел әлеге мәктәпне тәмамлаган ике укучы Җәүдәт Шәйхиев белән Айзилә Габдуллина юллама белән Казан авыл хуҗалыгы академиясенә укырга кергән. Җәүдәт агрономия, селекция һәм үсемлекләрне саклау факультетына укырга керсә, Айзилә исә авыл хуҗалыгын механикалаштыру һәм техник сервис факультетын сайлаган. Быелгы чыгарылыш укучысы Эмиль Вәлиәхмәтов та әлеге уку йортын сайлаган. Ул биредә белем алып киләчәктә инженер-механик булырга җыена.  Әлеге мәктәп укучысы, көрәшче егет Айназ Хафизов та 2023 елдан бирле әлеге уку йортында белем ала. Ул да инженерия юнәлешен сайлаган. Шул факультетны тәмамлаган Рүзәл Габдуллин хуҗалыкка эшкә кайтты, сөенеп эшләп йөргән көне. Өстәвенә, быел гаилә корып җибәргән. Мал табибы белгечеген үзләштергән яшь белгеч  Рифат Шәмсетдинов та киләчәген туган хуҗалыгы белән бәйләргә җыена. Авыл яшьләр, яшь гаиләләр, урам тулы сабыйлар тавышы белән матур. Авылга эшкә кайткан яшь белгечләргә дәүләт ярдәме буларак 750 мең сум күләмендә “подъемный” акчалар, торак шартларын яхшырту мөмкинлеге бирелүен дә онытмыйк! Бирсен Ходай! 

Фәнил Нигьмәтҗанов.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев