Бәйрәм белән!
Хөрмәтле торак-коммуналь хуҗалыгы хезмәткәрләре, тармак ветераннары! Бүген социаль объектларның, учреждениеләрнең нормаль эшчәнлеген сезнең хезмәтегездән башка күз алдына да китереп булмый.
Сезнең хезмәт бер үк вакытта җаваплы да, тынгысыз да. Торак- коммуналь хуҗалык өлкәсендәге хезмәтнең кыенлыкларын шушы тармакта кайнаган кеше генә белә. Әлеге тармак хезмәткәрләре сынатмый, куелган бурычларны тиешенчә үти, көндәлек эшләре белән теләчелеләрнең уңайлы көнкүрешен тәэмин итә. Эшегез кешеләр өчен булганлыктан, сезнең хезмәт күз алдында. Торак-коммуналь хуҗалыгы һәм көнкүреш тармагы хезмәткәрләрен, ветераннарын һөнәри бәйрәмнәре белән тәбрик итәбез, хезмәтләрендә уңышлар, гаиләләренә иминлек, сәламәтлек, бәхет теләп калабыз.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев